https://tnv.ru
18 Май 2026, 13:25
23
0

Татарстанда атнаның агышын һәм тормышын билгеләүче чара - "Россия - Ислам дөньясы. Казан форумы" халыкара икътисадый форум. Ул заманында Татарстанда оештырыла башлап, соңгы 4 елда федераль дәрәҗәгә күчте һәм май аеның төп вакыйгасына әйләнде. Ул чакта эшлекле очрашулар урыны буларак башланса, бүген инде күп төрле программалардан тора.
Быел "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең 20 еллыгы белән туры килде. Нәкъ быел Казан - ислам дөньясының мәдәни башкаласы булды.
Җитәкчеләр быелгы очрашуның хәлиткеч чорга туры килүен әйтә. Россия - үзара берләшкән Көнбатыш илләренең басымы йогынтысында яши, ә Якын Көнчыгышта сәяси вәзгыять кыштан бирле катлаулы.
Марат Хөснуллин сүзләренчә, диалог ягъни сөйләшүләр кытлыкка әйләнеп барган чорда - мөселман дәүләтләре бн турыдан-туры багланышлар - тынычлык юлларын эзләүнең нигезенә әйләнә. Шуны танырга кирәк, әлеге юнәлешкә сукмак салу, яңа элемтәләр булдыру - Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов куйган олуг хезмәт ул. Рәис 14 ел дәвамында Владимир Путин кушуы буенча "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркемен җитәкли.
Форум сулышы, эшлекле килешүләре һәм бизәкләре Рузәл Шәрипов репортжаында.

Бүлешергә
Комментарии 0