Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы төбәк башлыклары медиарейтингында беренче урынны билгеләде

Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы төбәк башлыклары медиарейтингында беренче урынны билгеләде

https://tnv.ru

11 Июнь 2026, 15:35

11

0

Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы төбәк башлыклары медиарейтингында беренче урынны билгеләде
Рөстәм Миңнеханов, май ае нәтиҗәләре буенча, Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре рейтингында беренче урынны яулаган. "Медиалогия агентлыгы шундый мәгълүмат җиткерде.

Татарстан Рәисенең индексы 80 мең 566 баллдан артып киткән. Икенче урында - Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав ФедорИщев, өченчедә - Түбән Новгород өлкәсе башлыгы Глеб Никитин. Май ае дәвамында Рөстәм Миңнеханов матбугатта 13 мең тапкыр телгә алынган. Күпчелеге - халыкара вакыйгалар һәм очрашулар белән бәйле. Майда Казанда "Россия - Ислам дөньясы. Казанфорум" дигән икътисади форум үтте.

Минскта Рәис Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белән очрашты. Гурбангулы Бердымөхәммәтов аңа 2 алабай көчеге бүләк итте. Рөстәм Миңнеханов зурлап үткәрелгән Химиклар көнендә дә катнашты.

Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз. 

Фото: Рамис Насыров / rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар