Онлайн трансляция

Свернуть

Казан Кремлендә Марат Әхмәтов хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды

Казан Кремлендә Марат Әхмәтов хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды

https://tnv.ru

13 Июль 2026, 11:05

267

0

Бүген Казан Кремлендә Татарстан парламенты рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Туп сараена 48 кеше чакырулы иде. Араларында 70 ел нефть-химия тармагында эшләүчеләр, 50 ел буе балаларга милли тәрбия бирүчеләр, 5 бала тәрбияләп үстерүчеләр дә бар.

Бүгеннән алар - федераль һәм республика дәрәҗәсендәге бүләк ияләре. Марат Әхмәтов сүзләренчә, үз хезмәтләре белән Татарстанның рухи һәм социаль-икътисади үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертәләр. Тантанада Рүзәл Шәрипов та булып кайтты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар