https://tnv.ru
14 Сентябрь 2026, 11:26
21
0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасына депутатлар сайлау вакытында иминлек чараларын көчәйтергә кушты. Сайлауга санаулы көннәр калды — тавыш бирү 18–20 сентябрьдә узачак.
Республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов сайлау комиссияләренең өзлексез эшләвен тәэмин итәргә һәм 2742 сайлау участогының әзерлеген тикшерергә чакырды.
«Җаваплы эш — участокларның тавыш бирүгә әзерлеген, шул исәптән электр белән тәэмин итү системасының һәм элемтә линияләренең ышанычлылыгын, транспорт чаралары белән тәэмин ителешне, шулай ук комиссия әгъзаларын тукландыруны оештыруны тикшерү», — диде Татарстан Рәисе.
Республика җитәкчесе аерым игътибарны иминлек мәсьәләләренә юнәлтте. Ул барлык хезмәтләр дә сайлау участокларында һәм җәмәгать урыннарында хокук тәртибен тәэмин итү өчен тулы чаралар күрергә тиешлеген ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, сайлаулар югары оештыру дәрәҗәсендә узарга тиеш.
Фото: Рәмис Насыйров / rais.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0