Онлайн трансляция

Свернуть

Икесенә - бер бавыр һәм 30 табиб катнашкан операция | Адымнар

Икесенә - бер бавыр һәм 30 табиб катнашкан операция | Адымнар

https://tnv.ru

29 Июнь 2026, 16:40

311

0

Икесенә - бер бавыр һәм 30 табиб катнашкан операция | Адымнар
Җир йөзендә шундый һөнәр ияләре бар - аларның хезмәте гел яшәү белән үлем арасында бара. Табиблар! Алар иң өметсез пациентны да әҗәл кулыннан тартып ала, ә өметлеләрен - сез хәзер иң сәламәт кеше дип, аякка бастырып өенә кайтара. Июньдә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Татарстанда алар 70 меңнән артык.

Үзенең котлавында Рөстәм Миңнеханов: "Авырмасаң гына дөнья ямьле. Без зур һәм яхшы клиникалар төзи, анда менә дигән җиһаз кайтарта алабыз, әмма эшләүче белгеч булмаса, аларның берсенең дә файдасы юк", дигән иде. Бу атнада алтын куллы табиблар "Ак чәчәкләр" дигән дәрәҗәле республика премиясен алды. Без бүген андагы "Уникаль очрак" номинациясе буенча ике тарихны күрсәтербез. Әлеге кыйссаларны тыңлагач, табибның җирдән түгел, кайдадыр өстән илаһи сәләте булган белгеч икәненә инанасың. Алия Сабирова репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар