Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда сезон башыннан талпан кадалуның 5 меңгә якын очрагы теркәлгән

Татарстанда сезон башыннан талпан кадалуның 5 меңгә якын очрагы теркәлгән

https://tnv.ru

01 Июль 2026, 14:10

66

0

Татарстанда сезон башыннан талпан кадалуның 5 меңгә якын очрагы теркәлгән
Татарстанда сезон башыннан талпан кадалудан 4 968 кеше зыян күргән. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Талпаннар иң еш Казан халкын тешләгән — анда 1 659 очрак теркәлгән. Шулай ук Яр Чаллыда 461, Әлмәт районында 314, Түбән Кама районында 293 һәм Бөгелмә районында 215 очрак ачыкланган.

Белгечләр 1 955 талпанны тикшергән. Аларның 419ында боррелиоз кузгаткычы табылган, ә биш очракта талпан энцефалиты вирусы ачыкланган.

Татарстанда боррелиоз белән зарарлануның өч очрагы һәм талпан энцефалитының читтән кертелгән ике очрагы теркәлгән. Талпан кадалу очраклары Чиләбе өлкәсендә һәм Новосибирскида ял иткән вакытта булган.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар