Онлайн трансляция

Свернуть

Үзмәшгульләр авыру буенча түләүләрне августта ала башлаячак

Үзмәшгульләр авыру буенча түләүләрне августта ала башлаячак

https://tnv.ru

02 Июль 2026, 08:37

199

0

Үзмәшгульләр авыру буенча түләүләрне августта ала башлаячак
Гыйнвар аенда ирекле иминиятләштерү программасына кушылган үзмәшгуль гражданнар авыру кәгазе буенча беренче түләүләрне август аенда ала башлаячак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Социаль фондта хәбәр иткәннәр.

Авыру буенча түләү алу хокукы еллык иминият кертеме түләнгәннән соң яки айлык взнослар өзлексез алты ай дәвамында түләнгән очракта барлыкка килә.

Түләү күләме сайланган иминият суммасына — 35 мең яки 50 мең сум булуына, шулай ук хезмәт стажына һәм программада катнашу чорына бәйле.

Программада катнашу өчен Социаль фондка гариза тапшырырга һәм иминият взносларын вакытында түләргә кирәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар