https://tnv.ru
11 Июнь 2026, 09:50
82
0

ТНВ каналында чыгучы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруының кунагы Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Зөлфәт Хәким булды. Тапшыру алып баручысы Лилия Кадыйрова язучы белән бәхет темасы турында әңгәмә корды.
«Бәхет турында сөйләшә башласак, ул бит — бәхетсезлектән арынып торган мизгелләр генә. Барыбер яшәү мәгънәсен табуга кайтып кала. Син мәгънәсен табасың икән, бәхет турында бөтенләй сөйләшмә инде. Бәхет турында сөйләшкән һәм “мин бәхетсез” дигән кеше беркайчан да бәхетле булмый. Чөнки “мин бәхетле булам” дип нәрсәгәдер омтыласың икән, син шуның аркасында җан тынычлыгын җуясың. Ә аннан соң син бәхетле була алмыйсың. Менә шундый боҗра бар», — диде Зөлфәт Хәким.
Бүлешергә
Комментарии 0