Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген «Ак Барс» белән «Локомотив» Гагарин Кубогы финал сериясенең бишенче матчында очраша

Бүген «Ак Барс» белән «Локомотив» Гагарин Кубогы финал сериясенең бишенче матчында очраша

https://tnv.ru

19 Май 2026, 10:05

14

0

Бүген «Ак Барс» белән «Локомотив» Гагарин Кубогы финал сериясенең бишенче матчында очраша
Бүген Ярославльдәге «Арена-2000-Локомотив» боз сараенда Гагарин Кубогы финал сериясенең бишенче уены узачак. Анда «Локомотив» үз мәйданында Казанның «Ак Барс» командасын каршы ала.

Дүрт очрашудан соң сериядә тигезлек саклана — 2:2. 

Ярославль командасы беренче (3:1) һәм өченче (4:1) матчларда өстен булды, ә казанлылар икенче (5:1) һәм дүртенче (2:1) уеннарда җиңүгә иреште.

Матч 19:00 сәгатьтә башлана. Аны «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары туры эфирда күрсәтәчәк.

Фото: ak-bars.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар