Онлайн трансляция

Свернуть

Якташыбыз, очучы Тимур Гыймрановка вафатыннан соң Россия Герое исеме бирелде

Якташыбыз, очучы Тимур Гыймрановка вафатыннан соң Россия Герое исеме бирелде

https://tnv.ru

26 Август 2026, 11:43

24

0

Якташыбыз, очучы Тимур Гыймрановка вафатыннан соң Россия Герое исеме бирелде
Якташыбыз, очучы Тимур Гыймрановка вафатыннан соң Россия Герое исеме бирелде. Ул безнең Республикадан СВО елларында Алтын йолдызга лаек булган 18нче егет һәм иң яшь геройларның берсе.

Батырлык кылганда аңа нибары 28 яшь була. Тимур март аенда хәрби бурычын уңышлы үтәп кайтканда аларга дрон һөҗүм итә. Экипаж, дөрләп янган КА-52 вертолетын җиргә утырта, үзләре дә чыгып котылалар. Әмма икенче БПЛА ике егетне дә харап итә. Тимурның Герой исеменә тәкъдим ителүе турында без җәй башында, “Адымнар” тапшыруында махсус репортаж күрсәткән идек.

Аның турында истәлекләр - алдагы репортажда.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар