Онлайн трансляция

Свернуть

Ренат Ибраһимов вафат!

Ренат Ибраһимов вафат!

https://tnv.ru

14 Май 2022, 20:35

1892

1

Ренат Ибраһимов вафат!
Совет һәм Россия эстрада җырчысы, актер, композитор, продюсер, кинорежиссер, җыр театрының сәнгать җитәкчесе, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Ренат Ибраһимов вафат! Бу хакта Mash Iptash телеграм каналы хәбәр итә.

РСФСРның халык артисты 75нче яшендә вафат булды. Ренат Ибраһимов 1947 елның 20 ноябрендә Львовта хәрби хезмәткәр гаиләсендә туа. Гаиләсе белән Казанга күчкәч, консерваторияне тәмамлый, үзенең иҗади юлын опера һәм балет академия театры сәхнәсендә башлый.

Ринат Ибраһимов соңгы елларда Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат итте.

Гаиләсенә һәм якыннарына сабырлык телибез. Урының җәннәттә булсын, татар халкының бөек улы!


Фото: Википедия

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 1

Ибрагимова Сумбуля Миннегалиевна

Бүген генә ишеттем...һәм бу хәбәрне  аңым кабул итми торды.Нинди ачык елмаюлы, мәһабәт кыяфәтле кеше кинәт югалсын әле?! Без аның "Төсле җыр"ын җырлап үстек.Мин аның тавышын  да, үзен дә ярата идем.Яшьлегендә һинд актёрлары сыман чибәрлеге белән күпләрнең мәхәббәтен яулагандыр ул.Искиткеч талантлы җырчы иде! Аның хәзерге тормышына сокланмаслыкмени?! Урыны нурлы булсын! Якыннарына Аллаһ сабырлык бирсен!
Йолдызлар яналар, сүнәләр,
Атылып югала кайберсе...
Чалт аяз кичләрдә күкләрдә
Зәңгәрсу нурларның көлтәсе.
Бер тәртип саклана мәңгегә:
Йолдызлар яналар, сүнәләр...
Йолдызга тиң якты кешеләр
Балкыйлар, елмаеп үләләр.
Син -җырчы! Җир улы.Булдың гел
Яраткан халкыңа хезмәттә.
Сүнмичә, телләрдән төшмичә,
Йолдыздай янарсың йөрәктә!
16.05.2022

Аватар

Новости партнёров