Онлайн трансляция

Свернуть

Җәвит Шакировлар гаиләсендә зур кайгы

Җәвит Шакировлар гаиләсендә зур кайгы

https://tnv.ru

16 Январь 2026, 17:21

2564

0

Татарстанның халык артисты, ТНВ каналында "Кәмит Җәвит" тапшыруы алып баручысы Җәвит Шакировның әнисе вафат.

"Бу безнең әнкәй белән соңгы фотога төшү буласын күз алдына да китермәгәнбез икән… Безнең кайтуга сөенә-сөенә чәйләр әзерләп…
Өстәл артына утыргач, авылдагы бөтен яңалыкларны сөйләп чыгар иде.  Залга чыгып утыргач, балаларны, оныкларны сораштырыр иде.

Юлга озатканда:«Минем исемнән күчтәнәчләр алырсыз» — дип, оялып кына акчасын учка салыр иде. Соңгы кайтуда гына әле:«90 яшеңне дә җыелышып уздырырга язсын» — дип сөйләшеп утырган идек…

Урының оҗмах түрләрендә булсын, Әнкәй", - дип язган ул социаль челтәрләрдә.

Җәвит Шакировның кайгысын уртаклашабыз.

Фото: соц.сети









Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар