Онлайн трансляция

Свернуть

ГОСТ буенча Сабантуй: кагыйдәләр милли бәйрәмнең рухын саклыймы, әллә аны формага гына калдырамы? | Адымнар

ГОСТ буенча Сабантуй: кагыйдәләр милли бәйрәмнең рухын саклыймы, әллә аны формага гына калдырамы? | Адымнар

https://tnv.ru

20 Апрель 2026, 13:16

19

0

ГОСТ буенча Сабантуй: кагыйдәләр милли бәйрәмнең рухын саклыймы, әллә аны формага гына калдырамы? | Адымнар
Бер ай элек Республика Хөкүмәте Сабантуй бәйрәмен уздыру тәртибен тәгаенләде. Халык аны Сабантуйга ГОСТ дип атаса, рәсми документта ул стандарт буларак язылган.

2021нче елда мондый кәгаз бар иде инде. Ул уеннар уздыру тәртибен дә, агач йорт бүрәнәләренең зурлыгын да, катнашучылар санын һәм чараның дәвамлылыгын да үз эченә ала.
Арканның калынлыгы белән бүрәнәнең озынлыгы бер хәл. Эчтәлек ягы регламентта бармы? Әле моннан берничә ел элек ул Республика җитәкчелеге Сабан туен "тамаша"га әйләндермәү һәм аны мәдәни мирас буларак саклау бурычын куйган иде.

Ул вакыттан соң Сабантуена халык бәйрәме рухы кайттымы? Әллә ул бүген кечкенә авылларда гына сакланамы?

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар