https://tnv.ru
20 Апрель 2026, 14:12
22
0

Безне хәреф танырга өйрәткән Әлифбаны - Россиянең милли-мәдәни мирас реестрына кертергә җыеналар. Әлеге тәкдим бүген Казанда - Бөтенроссия «Туган тел» форумының пленар утырышында яңгырады.
Ул быел күренекле шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлап уздырыла. Форум - илнең төрле төбәкләреннән туган тел укытучыларын, мәктәп директорлары, мөселман уку йортлары мөгаллимнәрен җыйды. Алар 800 кеше. Кемдер - татар теленә өйрәтү алымнары белән уртаклаша, кемдер - шушы кирәкле материалны үзләштерә. Монда уникаль үрнәкләр бар.
Бер мәктәптә - туган тел сәгатmләрен саклау өчен укытучылар ата-аналар белән килешеп, шимбә көнне эшлиләр. Форумнан безнең репортаж.

Бүлешергә
Комментарии 0