https://tnv.ru
18 Май 2026, 16:38
17
0

Без бүгенге тапшыруда глобаль мәсьәләләр турында да сөйләдек, шушы шартларда рухи кыйблабызга да тукталдык. Нәкъ форум көннәрендә "Казан - ислам дөньясының мәдәни башкаласы" елы программасын башлап җибәрде. Мөселман илләреннән килгән делегатлар татар халкының ислам тарихында һәм мәдәниятендә тоткан урыны турында фикерләре бн уртаклашты.
Шулай туры килде ки, без бу атнада гомер буе милләтенә һәм аның сәнгатенә хезмәт иткән - танылган композитор, җырчы, мөгаллим Мәсгуть Имашевны соңгы юлга озаттык. Аның дәрәҗәсен аңлау өчен - Казанда опера театры директоры булуын, музыка һәм театр училищелары бн җитәкчелек итүен әйтүен дә җитәр иде. Әмма әле аның халкына мирас булып 100дән артык җыры да кала. Ниндиләре бит! "Саубуллашу вальсы", "Кыр казлары артыннан", "Туй күлмәге", "Туган ягым каеннары", "Кукмара"лар - милли җыр сәнгатенең алтын фондын тәшкил итә.
Мәсгуть Имашев 9 яшеннән ятим калып, үз тормыш юлын сайлаган һәм тырышлыгы бн татар халкының легендар шәхесләре рәтенә исемен язган кеше. Алдагы репортажыбыз күренекле милләттәшебезнең истәлегенә багышлана.

Бүлешергә
Комментарии 0