Онлайн трансляция

Свернуть

Чаллы башы авылында янгын чыккан: 63 яшь хатын тән җәрәхәтләре алган

Чаллы башы авылында янгын чыккан: 63 яшь хатын тән җәрәхәтләре алган

https://tnv.ru

24 Сентябрь 2025, 10:59

14

0

Чаллы башы авылында янгын чыккан: 63 яшь хатын тән җәрәхәтләре алган
Татарстанның Яңа Чишмә районы Чаллы башы авылында бер катлы кирпеч йортта янгын чыккан. 63 яшьлек ханымның 30% тәне пешкән.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кухняда дивар һәм түшәм яна башлаган. Янгын сүндерүчеләр 20 квадрат метр мәйданда утны сүндергән. Хатын-кызны хастаханәгә салганнар.

Янгынның башлангыч сәбәбе электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу дип фаразланды. Зыян күрүче электр термосын караусыз калдырган булып чыкты.

Фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар