https://tnv.ru
29 Сентябрь 2025, 13:30
10
0

Казан аэропорты янында - гадәттән тыш хәл! Ан-24 очкычы, күктә вакытта двигателе сафтан чыгып, ашыгыч төстә безнең аэродромга төшеп утырган. Бүген шундый өйрәнүләр үтте. Сценарий буенча, җирдә самолетның шассие да эшләми башлый. Нәтиҗәдә, ул очу полосасыннан чыгып китә, самолетка ут каба.
Бу вакытта анда 8 пассажир һәм 2 хезмәткәр утырган була. Гадәттән тыш хәл урынына тиз арада коткаручылар килеп җитте. Алар 3 минутта утны сүндереп, борттан кешеләрне чыгарырга керешә. Бу арада зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып китәргә әзерләнәләр. Мондый өйрәнүләрне Казан аэропортында даими үткәрәләр.
Быел аларда беренче тапкыр - әле эшли генә башлаган коткаручылар катнашкан. Мондый кешеләрне сынау гадәте бар. Аларны коллективка, ут эченә кертеп чыгарып, кабул итәләр.
Бүлешергә
Комментарии 0