https://tnv.ru
08 Май 2026, 10:27
194
0

Татарстанның Чүпрәле районы Коршанга-Шигали авылында үлемгә китергән янгын чыккан. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ведомство мәгълүматларына караганда, ут бүрәнәдән салынган торак йортка һәм торак булмаган бүрәнә йортка капкан. Янгынны сүндерү вакытында коткаручылар 85 яшьлек ир-атның мәетен тапкан. Ул йорт хуҗабикәсенең абыйсы булган. Янгын мәйданы 180 квадрат метр тәшкил иткән.
Фаҗиганең беренчел сәбәбе итеп электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен бозу атала. Йортта яшәүчеләр әйтүенчә, өйдә еш кына автомат сүнә торган булган, әмма моның сәбәбен алар белмәгән.
Фото: МЧС РТ

Бүлешергә
Комментарии 0