Онлайн трансляция

Свернуть

Казан форумында гүзәл сессия узды

Казан форумында гүзәл сессия узды

https://tnv.ru

15 Май 2026, 12:01

6

0

Казан форумында гүзәл сессия узды
Бүген Казан форумында чын мәгънәсендә йолдызлар да бар иде. Татарстанга беренче тапкыр атаклы "Рабыня Изаура" фильмы актрисасы Луселия Сантос килде.

Ул артист булудан тыш, Бразилиядә хатын-кызларның хокукын яклау белән шөгыльләнә. Бүген шушы тәҗрибәсе турында бөтен дөньядан килгән туташ-ханымнарга сөйләде. Ә алар арасында хәтта үз илләренең иң бай хатын-кызлары да бар. Әйтик, Айшә Мөхәммәд ӘЛ Мулла Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, 7 бала әнисе һәм миллиардер. Форумның гүзәл сессияләрендә Инзилә Хөсәенова эшләде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар