Онлайн трансляция

Свернуть

Лаеш районында фаҗига: самокатта йөргән 15 яшьлек үсмер йөк машинасыннан чыгып торган баганага бәрелеп үлгән

Лаеш районында фаҗига: самокатта йөргән 15 яшьлек үсмер йөк машинасыннан чыгып торган баганага бәрелеп үлгән

https://tnv.ru

10 Июнь 2026, 12:45

36

0

Лаеш районында фаҗига: самокатта йөргән 15 яшьлек үсмер йөк машинасыннан чыгып торган баганага бәрелеп үлгән
Чыгарылышны Лаеш районында булган фаҗигадан башлыйбыз. Монда самокатта йөргән 15 яшьлек баланың гомере өзелгән. Малай урамнан барышлый, йөк машинасының арбасыннан чыгып торган таш баганага килеп керә. Ул бик авыр җәрәхәтләр ала һәм фаҗига урынында ук җан бирә.

Бу хәл "Аэросити-2" торак комплексында килеп чыккан. Тикшерү комитеты "саксызлык сәбәпле кеше үлеменә китерү" маддәсе буенча җинаять эше ачты. Хәзер белгечләр - яшүсмернең юл йөрү кагыйләрләрен үтәү-үтәмәвен, машина йөртүчесенең йөкне тиешле таләпләр буенча саклау-сакламавын ачыклаячак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар