Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда бер көнгә алкоголь сатуны чикләячәкләр

Казанда бер көнгә алкоголь сатуны чикләячәкләр

https://tnv.ru

10 Июнь 2026, 15:46

292

0

Казанда бер көнгә алкоголь сатуны чикләячәкләр
Татарстан башкаласында 27 июньдә Яшьләр көнен бәйрәм иткәндә спиртлы эчемлекләрне ваклап сатуны чикләргә җыеналар.Әлеге чаралар Яшьләр көнен бәйрәм иткәндә иминлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән. ТР Министрлар Кабинеты карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Бәйрәм уздырыла торган урыннарда, шулай ук шәһәр үзәгендә – Подлужная һәм Лев Толстой урамнарында, Кремль яр буенда урнашкан сәүдә нокталарында спиртлы эчемлекләр сатуны вакытлыча тыярга тәкъдим ителә.

Документ проектыннан күренгәнчә, чикләүләр җәмәгать туклануы оешмаларына кагылмаячак.

Фото: сгенерировано ИИ



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар