Онлайн трансляция

Свернуть

Тукай районында балыкчы гәүдәсен тапканнар

Тукай районында балыкчы гәүдәсен тапканнар

https://tnv.ru

28 Август 2026, 16:46

33

0

Тукай районында балыкчы гәүдәсен тапканнар
Татарстанның Тукай районында, Бәтке авылы янында Кама елгасында балыкчы утырган резин көймә капланган. Ир-ат көймәдә балык тоткан, бер сәгать элек кенә аны күреп торганнар, әмма соңрак ул югалган. Һәлакәт турында шаһитлар 112 бердәм номерына хәбәр иткән. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Вакыйга урынына килгән водолазлар һәлак булган кешенең гәүдәсен ярдан 120 метр ераклыкта, өч метр тирәнлектән тапкан. Һәлак булучының өлкән яшьтәге ир-ат булуы ачыкланган. Аның коткару жилеты булмаган.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Фото: МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар