Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда "Ай булмаса, йолдыз бар" сериалына хәер-фатыйха бирелде

Казанда "Ай булмаса, йолдыз бар" сериалына хәер-фатыйха бирелде

https://tnv.ru

25 Август 2025, 15:55

391

0

Казанда "Ай булмаса, йолдыз бар" сериалына хәер-фатыйха бирелде

Казанда ТНВ каналында чыгачак “Ай булмаса, йолдыз бар” сериалы төшерелә. Ул күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе, Тукай исемендәге, Станиславский исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы Туфан Миңнуллинның шул ук исемле әсәренә нигезләнеп төшерелә. Бүген авторның тууына 90 ел. Шул уңайдан, "Татмедиа" бинасы янында сериалга хәер-фатыйха бирү һәм тәлинкә вату чарасы узды.

Сериалны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә “Татарстан - Яңа Гасыр” каналы белән берлектә  “Ватан 21 гасыр” кинокомпаниясе төшерә.


Мөхтәрәм кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Әхмәтов Марат Готыф улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Зарипов Айрат Ринат улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Әминов Ильшат Юныс улы, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Сәлимгәрәев Айдар Сәетгәрәй улы, "Ватан 21 гасыр" кинокомпаниясе директоры Сөләйманова Алинә Наил кызы бар иде. Туфан Миңнуллиның кызы Әлфия Туфан кызы Миңнуллина да бүген биредә иде. 


Тәлинкә вату кебек җаваплы эшне Илшат Юныс улына тапшырдылар. 

Сериалның режиссеры Мөхәммәт Мәһдиев повесте буенча төшерелгән “Кеше китә - җыры кала” телесериалын чыгарган Александр Далматов. Сценарий авторлары - режиссер үзе һәм Алсу Хәбибуллина. Сериалны төшерә торган команда бу юлы да үзгәрешсез калды: куючы оператор Максим Самсонов, икенче режиссер ролендә Илмир Хәбибуллин, рәссамнар командасында Сәлимә Әминова, Фирүзә Зиннәтуллина һәм Алсу Кадыйрова.

Казанда сериалның төп герое Мәдинә Сафинаның студент еллары төшерелде. Төшерү командасы Казан федераль университетында, Татарстан Язучылар берлеге бинасында, шәһәр урамнарында эшләде. Мәдинә ролен Әлмәт татар дәүләт театры артисты Диләрә Фазлыева башкара. Мирзанур ролендә – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыннан Артем Пискунов, ә автор ролендә - Гәлиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Алмаз Борһанов.


Алга таба сериал Чистай шәһәрендә төшереләчәк. Анда Мәдинәнең эше белән бәйле эпизодлар һәм шәһәр урамындагы күренешләр төшереләчәк. Чистайдан соң төшерү командасын Туфан Миңнуллинның туган ягы - Кама Тамагында, Лаеш, Питрәч һәм Яшел Үзән районнарында көтәләр.

Фото: ТНВ, Алмаз Шиһабетдинов

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар